news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш кешесе Нократ елгасында коенганда батып үлгән

Кичә Мамадышта Нагорный урамы тирәсендә Нократ елгасында ир-ат баткан. Бу хакта 16.30 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига урынына 5нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән һәм яр буеннан ун метр ераклыкта 34 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек килеш җиһазланмаган урында коенырга булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100