Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда этләр талап үтергән кызның әнисе гаеплеләрне иң кырыс җәзага тартуны сорый
Васильевода этләр талап үтергән кызның әнисе баласының үлемендә гаепле кешеләргә иң кырыс җәза бирелүен тели.
«Кызымның үлемендә хәзер суд эскәмиясендә утыручылар гаепле дип саныйм. Аларга иң кырыс җәза бирелүен теләр идем», – дип сөйләде Анастасия Закамская.
Хатын-кыз билгеләп үткәнчә, ул фаҗигагә берникадәр вакыт кала аларның бакчачылык ширкәтендә этләрне ашатучылар белән сөйләшергә һәм аларны моны эшләмәскә күндерергә тырышуын әйтте.
«Моны җирле халык һәм волонтёрлар эшләде. Бер хатын-кыз килде, исеме Ләйсән дип истә калган. Ул миңа әдәпсез ишарәләр күрсәтеп китеп барды. Фаҗигадән соң аны бүтән күргәнем булмады. Белүемчә, хәзер этләрне беркем дә ашатмый, әмма алар һаман да шунда йөри», – дип өстәде һәлак булган кызның әнисе.
Анастасия Закамская фаҗигадән соң аның җиде яшьлек кызы этләрдән бик нык курка башлавын әйтте.
«Ул хәтта өйдә асрала торган, үзенә таныш этләрдән дә курка башлады. Ул инде зур кыз, барысын да аңлый», – диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз