news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Малтабар Нургаяз Камалов туйларны хәмерсез уздыру буенча эш җәелдермәкче

^Малтабар Нургаяз Камалов туйларны хәмерсез уздыру буенча эш җәелдермәкче

(Ульяновски, 13 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ул бу эшне улын өйләндерүдән башлаган. Ләкин туйларны иске гадәт белән уздырырга күнеккән туган-тумачалары һәм дуслары туйга кадәр бу ниятне хупламаган булган.

«Шөкер, туй көткәннән дә яхшырак килеп чыкты, баштарак ниятемне хупламаган туганнарыбыз һәм дусларыбыз да канәгать калды», - ди ул. Нургаяз фикеренчә, бәйрәмнең уңышлы узуы тагын бер нәрсә белә бәйле. Ул — туйны алып барган Чулпан Фиргалиеваның хезмәте. Бу уңган кыз бар яктан да килгән: сүзгә оста, моннан тыш, ана телен дә камил белә. Өстәвенә, менә дигән җырчы да әле. Үзе дә җырлар язарга һәвәс икән. Арада нәкъ туйга багышланганнары да бар. Аның башкаруындагы бала белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәткә багышланган тирән эчтәлекле җырлар да бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә бик хуш килгән.

Милли һәм үзе иҗат иткән җырлар башкарудан тыш, Чулпан туйда төрле уеннар оештырган, табын артындагыларны җырлаткан, биеткән, шулай ук дини әхлак кагыйдәләре буенча төрле сораулар биреп, бәйге дә оештырган.

Чулпанның әтисе авыл мәктәбе директоры, бер үк вакытта татар телен дә укыта. Әнисе – тарихчы. Шундый гаиләдә тәрбияләнгән кыз Ульян дәүләт педагогия университетында ана теле укытучысы белгечлеге буенча белем алган. Кызыл диплом белән тәмамлаган кызны әлеге уку йортында эшкә калдырганнар. Ә үз телебездә туйлар алып бару – Чулпанның төп максаты – изге ана теленең киләчәктә дә исән-имин яшәешенә этәргеч булып тора.

Нургаяз Камалов улының туен югары дәрәҗәдә оештыра алуы белән бик канәгать. Аның әйтүенчә, туй кунаклары арасында бу үрнәк туй турында башкаларга да җиткерергә, һәм шушы тәҗрибәне киңрәк кулланырга теләк белдерүчеләр дә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot