news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мальта посолы беренче тапкыр Татарстанга килә

Рөстәм Миңнеханов Кармел Бринкатны Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда каршы алачак.

Мальта посолы беренче тапкыр Татарстанга килә
prav.tatarstan.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Мальта посолы бүген беренче тапкыр Татарстанга килә. Рөстәм Миңнеханов белән Кармел Бринкатның очрашуы Казан Кремлендә үтәчәк, дип хәбәр ителә Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында.

Очрашуда сүз нәрсә турында барачагы әлегә хәбәр ителми. Шулай да Мальтаның Татарстан белән үзара хезмәттәшлек итү теләге булуы турында Кармел Бринкатның әйткәне булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot