Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Малмыжда “Худяков укулары-2014” дип аталган фәнни-гамәли конференция булган
Әлеге шәһәрдә тарихчы галимнең исемен мәңгеләштерү турындагы мәсьәлә кузгатылган
(Казан, 5 ноябрь,“Татар-информ”). Күптән түгел Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә якташлары, тарихчы Михаил Худяковның тууына 120 ел тулуга багышлап, “Худяков укулары- 2014” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференциягә, Малмыж районы төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән тыш, Татарстаннан һәм Удмуртиядән дә галимнәр, тарихчылар килгән иде. Кунакларны исә район башлыгы Рәшит Галәвиев сәламләде. Тема буенча төп доклад белән «Михаил Худяков — Идел буе халыклары тарихчысы” темага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова мөнбәр тотты, ул шулай ук Татарстанда Худяков белән бәйле чаралар буенча фотоальбом презентациясе дә үткәрде. Малмыж төбәгендә удмурт, мари халыкларының борынгы тарихы буенча докладларны Ижевск шәһәреннән тарих фәннәре докторы Римма Голдина, тарих фәннәре кандидатлары Ирина Шапран һәм Надежда Лещинскаялар укыды. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр арасында татарлар да барлыгы куандырды, татар авылларыннан килгән Гадилә Габдрахимова, Гөлнара Ашарапова, Гөлсимә Гайфетдинова, Динара Хәбибуллина халык авыз иҗаты буенча күп мәгълүмат бирделәр. Татарстанның Балтач районы Чепья авылыннан бу конференциягә махсус килгән музей директоры, ветеран Галимҗан Галиев та үз сүзен әйтте.
Михаил Худяков турында сөйләшү Малмыж шәһәре хакимияте бинасында да дәвам итте, анда төбәкнең билгеле татарлары җыелган иде, дип, шул хакта тәфсилләп белдерә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Җыеп кына әйткәндә, Малмыж шәһәрендә бер урамга Михаил Худяков исемен бирү тәкъдиме булган, шулай ук милли мәсьәләләр дә күтәрелгән. Кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр Малмыж төбәге татар авыллары тарихы язылмаган, мәчетләр тарихы турында да, күренекле милләттәшләр турында да энциклопедик хезмәтләр юк, Югыйсә, татарлар Малмыжда 50, ә районда 36 процент халыкны тәшкил итә. Заманында Малмыжда татар мәктәбе булган, хәзер хәтта бер сыйныф та юк, татар авылларында да татар теле икенче класстан гына укытыла башлый, дәресләр җитәрлек түгел. Әмма шунысы куандыра — биредә татарлар барыбер үз телебездә сөйләшә, дин ныгып килә, мәчетләр эшләп тора, аларда ислам гыйлеме бирелә. Халыкның милли рухын тагын да күтәрү өчен, Казаннан татар язучыларын һәм галимнәрен дә чакыртырга кирәк, дигән фикергә киленгән, югыйсә, алар биредә бик сирәк кунак икән, диелә тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге әзерләгән язмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз