news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Малькевич Конституциягә төзәтмәләр өчен Казанда тавыш бирүенең сәбәбен аңлатты

Россия Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы тавыш бирде һәм Татарстан башкаласында плебисцитны оештыру процессын да тикшерде.

Малькевич Конституциягә төзәтмәләр өчен Казанда тавыш бирүенең сәбәбен аңлатты
Рамил Гали

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россия Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич Казанда сайлау участокларын тикшерү вакытында Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Татарстан башкаласында тавыш бирү карарын ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә аңлатты.

«Мин Санкт-Петербургта теркәлгән, Мәскәүдә яшим. Мин Мәскәүдә тавыш бирә алыр идем, тик сайлау законнарының камил булмавы сәбәпле, мин, мәсәлән, электрон рәвештә тавыш бирә алмадым. Шул чакта мин Татарстан Республикасында тавыш бирсәм кызык булыр иде дип уйлап куйдым. Миңа билгеле мәгълүмат буенча караганда, тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылган. Миңа моны тикшерү кызыклы булды», — дип уртаклашты Малькевич.

Александр Малькевич Казанда участок сайлау комиссиясендәге эшнең оештырылу дәрәҗәсенә бик уңай гаҗәпләнүен әйткән иде. Кунак «биредә тагын бер кат үз сәламәтлегемне тикшердем», дип билгеләп үтте.

Тавыш бирер алдыннан аңа шәхси саклану чараларын биргәннәр. Россия Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы Казанда участок сайлау комиссиясендә дезинфекция бер генә минутка да туктатылмавын, тавыш бирү дөрес оештырылуын һәм бөтенләй куркынычсыз узуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100