Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Малькевич Татарстан Рәисе сайлауларында катнашучыларның күп булу сәбәпләрен аңлатты
Татарстан Рәисен сайлауларга халык күп килә һәм моның сәбәпләре гади. Бу хакта бүген Россия Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркеме җитәкчесе урынбасары Александр Малькевич Казанда узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Бу флаг тирәсенә берләшү, халкыбызның тышкы куркыныч шартларында чагыла торган бердәмлеге. Бу безнең Президент сайлаулары вакытында да, хәзер дә патриотик карашлы төбәкләрдә бирелгән җавап», – диде ул.
Малькевич Россиядә тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча ситуация үзәге вәкилләре белән видео аша элемтәгә чыкты. Татарстаннан очрашуда катнашучылар республиканың Иҗтимагый палатасы бинасына җыелды.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз