news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Малькевич: Донбасс һәм Яңа Россия халкы илебезне патриотлыкка өйрәтергә тиеш

Сайлау участогына иң күп килүчеләр Россиянең яңа төбәкләрендә күзәтелә. Бу хакта ТНВның «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Россия журналисты Александр Малькевич әйтте.

«Шулай килеп чыкты: мин сайлау кампаниясендә һәм тавыш бирүнең бөтен көнендә дә яңа төбәкләрдә булдым. Гомумән, ил буенча төп тәэсирләремне әйтәсе килә: бу сайлауга килүчеләрнең моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәсе. Без сайлаучыларның активлыгын күрдек, сайлауга иң күп килүчеләр – яңа төбәкләрдә, чөнки алар Президент өчен тавыш бирү мөмкинлеген күп еллар көтте. Анда бәйрәм мохите 200 процентка булдырылды. Донбасс һәм Яңа Россия халкы бөтен илне патриотизмга өйрәтергә тиеш», – диде Малькевич.

Ул сайлау участокларында бик зур чиратлар тезелүен, ә җәмәгатьчелекнең чын мәгънәсендә консолидация һәм ил үсешенә йогынты ясау теләге күрсәтүен әйтте. Шулай ук, журналист Татарстанда кулланыла торган «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» слоганын да әйтеп узды.

«Гаилә белән тавыш бирү форматына бу юлы ихтыяҗ зур. Сайлаучылар балаларның, киләчәк буыннарның киләчәге үзләренең катнашуына бәйле икәнен аңлый», – дип өстәде спикер.

Малькевич Россиядә сайлаулар оештыруга карата кайбер теләк-тәкъдимнәрен дә әйтте.

«Безнең сайлау системасына теләкләр – күбрәк уйларга, ниндидер стиль өстәргә, фотозоналар булсын, кешеләр вакытны файдалы уздыра алсын. Үз киләчәгеңне билгеләп кенә калмыйча, моны истәлеккә фотога да теркәп куярга кирәк», – дип йомгаклады журналист.

Бүген Россия Президентын сайлауларның соңгы көне. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100