news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ике катлы кирпеч йортта чыккан янгында 14 яшьлек малайны коткарганнар

Автокаланың Чаллы Яр бистәсе Яр буе урамында ике катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, беренче катта аш бүлмәсендә җиһазлар һәм әйберләргә ут капкан. Икенче катта 14 яшьлек малай үзе генә булган, ул аста төтен һәм көчле ялкын булу сәбәпле, мөстәкыйль рәвештә урамга чыга алмаган.

Янгын сүндерүчеләр баскыч ярдәмендә аны тәрәзә аша урамга алып чыккан. Үсмер зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot