news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Малайзия программистлары мөселманнар өчен хәләл браузер ясаган

Яңа браузер даими рәвештә намаз вакытлары хакында искәртә һәм Кыйбланың кайсы якта икәнлеген күрсәтә.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Малайзия программистлары мөселманнар өчен дөньяда беренче хәләл браузер ясаган. Аның үзенчәлеге шунда: программа порнофильмнар, дини тематикага кагылышлы шаяртулар, комарлы уеннар кебек кирәкмәгән контентны фильтрлый. Бу хакта vesti.ru сайты Bloomberg компаниясенә сылтама ясап хәбәр итә.

Моннан тыш, яңа браузер даими рәвештә намаз вакытлары хакында искәртә һәм Кыйбланың кайсы якта икәнлеген күрсәтә.

Хәзерге вакытта SalamWeb программасыннан, нигездә, Малайзия һәм Индонезиядә файдаланалар. Шуңа да карамастан, программистлар бөтен дөньядагы мөселманнарның 10 процентын колачлауны максат итеп куя. Бүгенге көндә дөньяда ике миллиардка якын мөселман исәпләнә.

Salam Web Technologies стартапына нигез салучыларның берсе Хасни Зарина раславынча, әлеге браузер бөтен кешенең дә күңеленә хуш киләчәк.

«Безнең бурыч – интернетның караңгы дөньясындагы универсаль кыйммәтләрне таныту. Без кешеләргә яктылык дөньясына тәрәзә ачарга телибез», - дип искәрткән Зарина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100