news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Малайзия Премьеры һәм Бруней солтаны Казаннан китте

Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммитында катнашучы делегацияләрнең ике башлыгы Казаннан китте. Бу Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим һәм Бруней солтаны Хассанал Болкиах, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Татарстан башкаласының халыкара аэропортында дәрәҗәле кунакларны республика Премьер-министры Алексей Песошин озатты. Ул аларга визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга ышаныч белдерде.

Кунаклар үз чиратында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм саммитны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

Россия-АСЕАН юбилей саммиты Казанда 17-19 июнь көннәрендә уза. Форум кысаларында яклар сәүдә, инвестицияләр, логистика, энергетика, мәгариф һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бүген пленар утырыш узды, аны РФ Президенты Владимир Путин һәм Филиппин Президенты Фердинанд Маркос-кече уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot