news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Малайзия премьер-министры «Кол Шәриф» мәчетендә булды

Малайзия премьер-министры «Кол Шәриф» мәчетендә булды
Фото: dumrt.ru

15 майда Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим «Кол Шәриф» мәчетендә булды. Мәчеттә аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти кунакка мәчет буйлап экскурсия үткәрде, архитектура үзенчәлекләрен һәм эчке бизәлешен күрсәтте. Аннары алар Ислам мәдәнияте музеенда булды. Мөфти кунакка Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәү традицияләре, Татарстанның исламны үстерү өлкәсендәге зур казанышлары, Диния нәзарәте тормышка ашыра торган проектлар һәм төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде. Очрашу истәлеге итеп мөфти кунакка «Казан басмасы»н бүләк итте.

Бүген «Кол Шәриф» мәчетендә мөфти Камил хәзрәт шулай ук Ислам университеты лигасы генераль сәркатибе, профессор Сами әл Шәриф белән очрашты. Очрашуда мөфти профессор белән үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Профессор Сами әл Шәриф үзе хезмәт куйган оешма, аның максатлары һәм бурычлары белән таныштырып узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100