news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Малайзия Премьер-министры «KazanForum»га киләчәк һәм Миңнеханов белән очрашачак

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим 13 майдан 16 майга кадәр Россиягә рәсми сәфәр кылачак. Бу хакта хөкүмәт башлыгы матбугат сәркатибе Тунка Нашрул сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

13 майдан 15 майга кадәр премьер Мәскәүдә булачак. Программада – Россия бизнесы һәм Малайзия диаспорасы вәкилләре белән очрашулар, шулай ук МГИМОда чыгыш ясау.

16 майда Әнвәр Ибраһим Казанга килә һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнаша. Шулай ук аның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, KazanForum буларак билгеле «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумы – Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисадый, инвестицион һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту өчен эре халыкара мәйданчык. Ел саен форум Казанда партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту белән кызыксынган меңләгән катнашучыларны – дәүләт эшлеклеләрен, бизнесменнарны, экспертларны һәм дипломатларны җыя.

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы 13-18 май көннәрендә Казанда узачак. 2025 елда форумның төп темасы – «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100