Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Малайзия Премьер-министры Казанда узачак «Россия – АСЕАН» саммитында катнашырга җыена
Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Казанда 17-19 июньдә узачак «Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН)» саммитында катнашырга планлаштыра. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Әйе, безгә хәбәр итүләренчә, ул киләчәк», – дип җавап бирделәр федераль агентлыкның соравына.
2025 елда Әнвәр Ибраһим «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен Казанга килгән иде. Ул вакытта ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның чакыруын кабул итмичә булдыра алмавын әйткән иде.
Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) составына ун ил керә: Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд.
Бишенче «Россия – АСЕАН» саммиты 17-19 июньдә узачак. Анда Россия Президенты Владимир Путин катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз