Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим чыгышында Габдулла Тукайны искә алды
Бүген Россия-АСЕАН саммиты ачылышында Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим чыгышында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә тукталды һәм Тукайны искиткеч шагыйрь дип атады.
Тукайның «Шигърият — ул буыннарны берләштерә торган һәм кешеләрнең күңеленә шатлык алып килүче рухи тел. Чын бәхетне мин бары тик халыкка хезмәт итүдә генә табам» дигән сүзләрен искә алды Әнвәр Ибраһим.
Малайзия Премьеры шушы сүзләрне истә тотарга һәм аларны икътисади һәм башка авыр мәсьәләләрне хәл иткәндә кулланырга өндәде.
Россия-АСЕАН партнерлыгының 35 еллыгына багышланган саммит Казанда 17-19 июнь көннәрендә дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз