news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Малайзия министры ЦУМдагы күргәзмә турында: Татарстан технологияләре таң калдыра

Бүген Малайзиянең инвестицияләр, сәүдә һәм сәнәгать министры Джохари Абдул Гани җитәкчелегендәге делегация Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады.

«Татарстанның технологияләр өлкәсендәге казанышлары таң калдырды», — дип белдерде Малайзия министры экспозицияне караганнан соң.

Джохари Абдул Гани республиканың икътисадның төрле тармакларындагы тәҗрибәсен өйрәнү өчен, Малайзия эшмәкәрләренә һәм илнең мәгариф кластеры вәкилләренә әлеге күргәзмәгә килергә киңәш итәчәген ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot