Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Малайзия короленә тизйөрешле А145 теплоходының өстенлекләрен күрсәттеләр
Малайзия короле Солтан Ибраһим Казаннан Борынгы Болгар шәһәренә А145 тизйөрешле пассажир судносында килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде һәм видеоны куйды.
«Корольгә теплоходның өстенлекләрен күрсәттеләр», – диде Галимова. Һәм искәрткәнчә, судно Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җыела.
Малайзия короле Россиягә рәсми визит ясый. Ул Казанга ике көн элек - җомга, 19 сентябрьдә очып килгән һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны яңадан сайлануы белән котлаган. Бүген республика җитәкчесе кунакка Болгарның истәлекле урыннарын күрсәтте.
М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында А145 проекты буенча гражданнар корабларын төзү 2010 елдан алып барыла. Судно яр буе диңгез зонасында багаж белән 150 гә кадәр пассажир йөртә ала, тизлеге 40 узелга җитәргә мөмкин, 400 миль ераклыкка кадәр өстәмә ягулык салмыйча йөзә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз