Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Малайзия короле Россиягә Путин чакыруы буенча килгән
Малайзия короле Солтан Ибраһим Мәскәүгә дәүләт визиты белән килде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Аның самолеты Внуково-2 аэропортына төште, анда делегацияне Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин каршы алды. Рәсми каршы алу тантанасында ике илнең гимннары яңгырады.
Король белән Мәскәүгә Малайзиядән зур делегация килде. Визит Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча уза.
Малайзия башлыгы Россия лидеры белән сөйләшүләр уздырыр һәм берничә чарада катнашыр, дип көтелә. Программада шулай ук Үзәк автомобиль һәм автомотор фәнни-тикшеренү институтына һәм «Точка кипения» инновацион үзәгенә бару каралган.
Визит 5 августтан 10 августка кадәр дәвам итәчәк. Илнең Премьер-министры Әнвәр Ибраһим бу сәфәрне тарихи вакыйга дип атады: Солтан Ибраһим 1967 елда илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылганнан бирле Россиягә рәсми рәвештә килгән беренче Малайзия монархы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз