Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Малайзия Казаннан туры рейслар җибәрергә планлаштыра
Мәскәү белән авиаэлемтәне яңартканнан соң Малайзия якындагы елларда Санкт-Петербург, Казан һәм Екатеринбургтан туры рейслар оештырырга өметләнә. Бу хакта Малайзиянең Туризм буенча офисында халыкара алга этәрү буенча директор Акбал Сетия хәбәр итә. ТАСС шул хакта яза.
Агентлык әңгәмәдәше бәяләвенчә, Мәскәү – Куала-Лумпур маршруты буенча очышлар агымдагы ел ахырына яңадан башланырга мөмкин.
«Бу мәсьәлә фикер алышуның финал стадиясендә, аның буенча ризалык бар. Әмма ул ахырына кадәр хәл ителмәгән. <...> Мин 100 процент ышандырып әйтә алмыйм, әмма без инде фикер алышканга нигезләнеп, ел ахырына туры рейсларга өметләнәбез», – дип аңлатты ул, бортларга ягулык салу һәм аларның иминлеге мәсьәләләрен өйрәнергә кирәклеген белдереп.
«Казан, Екатеринбург һәм Санкт-Петербург киләсе юнәлешләр булачак. Быел түгел, әмма киләсе берничә елда», - дип өстәде Сетия.
Аның сүзләренчә, Мәскәү – Куала-Лумпур яки Мәскәү – Малайзиянең төп курортлары юнәлешләре буенча рейслар төп өстенлек булып тора. Әмма алга таба «Малайзиядән Россиягә һәм Россиядән Малайзиягә маршрутлар күбрәк булуын» теләр идем, дип ышандырды Малайзиянең Туризм буенча офисында Халыкара алга этәрү буенча директор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз