news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Малайлар арасында милли мәкам белән азан әйтү бәйгесе башланды

Малайлар арасында «Татар азаны» бәйгесе башланды. Анда 5 яшьтән алып балигълык яшенә җитмәгән балалар катнаша ала. Төп приз - Айфон. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә. 

Әмма быел бәйгедә катнашу өчен иң элек "Татар азаны мәктәбе"ндә теркәләргә һәм остазлардан онлайн рәвештә тавыш кую, азан сүзләрен дөрес әйтү, мәкам төзү буенча берничә дәрес алырга кирәк. Остаз белән индивидуаль онлайн шөгыльләнү дә каралган. Шуннан соң гына малайлар азаннарын бәйгегә тәкъдим итә ала.  

Бәйге җиңүчеләре 28 июнь көнне - Корбан гаете көнне билгеле булачак. Әлеге проектны "Рухи моң" иҗат берләшмәсе Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештыра.

Катнашу тәртибе турында тулырак azan.tatar сайтында таныша аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot