news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мал табибларының зур уңышы терлек азыгы сыйфатыннан тора - ветеринария идарәсе

Бүген Буада ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашында республика семинары уза.

Мал табибларының зур уңышы терлек азыгы сыйфатыннан тора - ветеринария идарәсе
Салават Камалетдинов

(Буа, 7 июнь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Ветеринария идарәсендә мал табибларының зур уңышы терлек азыгы сыйфатыннан тора дип исәплиләр.

Бүген Буа шәһәренең ветеринария техникумы базасында район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган  республика семинары уза. Чарада Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, шәһәрнең башка тармак җитәкчеләре,  Татарстанның 43 районыннан килгән баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораториясе җитәкчеләре катнаша.

Катнашучыларны сәламләү сүзендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов терлек азыгы әзерләү эшендә тырышып хезмәт куярга чакырды, бурычлар билгеләде.

"Терлек азыгы әзерләү - һәр авыл кешесе өчен җаваплы чор. Азыкның сыйфаты - безнең, мал табибларының зур уңышы. Сыйфатлы терлек азыгы кышкы чорның имин үтүен тәэмин итә. Дөрес, аның сыйфаты бездән генә тормый. Әмма без хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә киңәшләр белән ярдәм итәргә тиешбез", - диде Алмаз Хисаметдинов.

  • Семинар теория һәм практика өлешеннән торачак. Узган ел әлеге темага багышланган республика семинары Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында узган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100