news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мал табиблары арасында һөнәри бәйге җиңүчеләре билгеле

Тармак алдынгылары кичә тантаналы чарада бүләкләнде.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның ветеринария берләшмәләре һәм мал табиблары арасында һөнәри бәйге җиңүчеләре билгеле. Алар Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада бүләкләнде.

“Үсештә динамика өчен” номинациясендә өченче урынны Әлмәт район ветеринария берләшмәсе алды. Икенче урынга Баулы район ветеринария берләшмәсе лаек. Беренче урынны Әгерҗе районы яулады.

“Һөнәре буенча иң яхшысы” номинациясендә җиңүчеләр берничә төргә бүленеп бүләкләнде. “Дәүләт ветеринария учреждениесенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә Яр Чаллы Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Илдар Ногманов җиңүче булды. “Иң яхшы эпизоотолог” номинациясендә Азнакай районы ветеринария берләшмәсе мал табибы Лариса Павлова җиңүче дип табылган. “Иң яхшы терапевт” номинациясендә беренчелекне Арча районы ветеринария берләшмәсе терапевты Фаил Гаффаров алды. Тәтеш районы ветеринария берләшмәсе лабораториясе мөдире Людмила Панова “иң яхшы лаборатория хезмәткәре” булды. “Иң яхшы ветеринария-санитария эксперты” номинациясендә Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөдире Ирина Кудряшова җиңү яулады. “Иң яхшы бухгалтер” номинациясендә җиңү Мамадыш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе баш хисапчысы Альберт Нуриевка тәтеде. Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге консультанты Зөфәр Мәҗитов “иң яхшы инспектор” исеменә лаек.

“Иң яхшы участок ветеринария табибы” номинациясендә өченче урын Кукмара районы ветеринария берләшмәсенең Мәчкәрә участок пункты мөдире Илнур Исхаковка бирелде. Икенче урынны Алабуга районы Морты участок ветеринария пункты мөдире Шамил Гайнуллин яулады. Балтач районы Чепья участок ветеринария пункты мөдире Руслан Копаровка тиңнәр табылмаган – ул беренче урында.

Дәүләт ветеринария учреждениеләре территорияләрен төзекләндерү, ямьләндерү буенча номинациядә Апас ветеринария берләшмәсе, Минзәлә районы ветеринария берләшмәсенең Кадрәк участок ветеринария пункты җиңүчеләр исемлегендә.

Әгерҗе районы Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Хәнәфиев республика тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. “Бүген командага яхшы белгечләр тупланды. Бөтен куелган таләпләр вакытында үтәлә. Эпизоотия иминлеге буенча чаралар да башкарыла. Айлык эшне планлаштырып эшлибез. Коллективта 32 кеше эшли. Лабораториядән тыш, 6 участок ветеринария пункты бар. Аларда икешәр кеше эшли. Проблемалар җитәрлек – Африка чумасы, кош гриппы, нодуляр дерматит кебек чирләр көчәя башлады бит. Ләкин вакытында вакцинация аларны кисәтергә мөмкинлек бирә. Администрация белән бергә эшлибез, районга мал тикшереп кертелә”, - дип әйтте “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, тармакка яшьрәкләр килә башлаган. “Бүген ике кеше кайтты. Хәзер белгечләрнең уртача яше – 45 яшь, моңа кадәр 56 иде. Быел гына вуз тәмамлап кайткан бер кеше бар. Баш идарәдән аңа айлык хезмәт хакына өстәп акча бирелә. Максатчан әзерлек буенча ике кеше белем ала”, - диде.

Әлмәт районыннан Гөлсирин Гыйльфанова ветеринария тармагында 40 елга якын вакыт эшли. 1965 елда Алабуганың ветеринария училищесын тәмамлаган. “Яхшы мал табибы ярдәм сорап килгән һәркемгә ярдәм итәргә тиеш, анда көн дә юк, төн дә юк. Минем девиз шундый. Миңа эшемдә һәрвакыт бөтен әйбер җитте. Медикаментлар да булды. Элек җәяү йөргән булсак, хәзер машинада йөрибез. Элекке вакытта шәһәр округында гына 13 көтүем бар иде, аның өстенә өч авылда тагын 4 көтү. Сигезәр көн куна бара идем. Элекке белән хәзергене чагыштырсаң, аерма зур – хәзер мал юк”, - диде Гөлсирин Гыйльфанова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, яшьләр тармакка килә, ләкин күбрәк акчасына гына кызыгып. “Хезмәт хакларына өстәп 10 мең сум бирелгәнгә генә киләләр. Нәкъ менә эшне яратып, энтузиазм белән килүчеләр юк”, - дип саный ул.

Ветеринария белгечләренә кичә машиналар да тапшырылды. Нурлат районы баш ветеринария табибы Илнур Хәнәфиев эшләрендә автомобильләргә ихтыяҗ зур булуын әйтте. “Хәзер шундый замана, вакытында барырга, бөтен җиргә өлгерергә кирәк. Хөкүмәт шундый мөмкинлек биргәч, теләсә кайсы вакытта кешеләр чакыруы буенча урыннарга чыгып китә алабыз. Нурлат районына быел ике машина бирелә. Без тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.”, - диде. Бүгенге эшләргә килгәндә исә, Нурлатта участок табиблары көзге эшләргә тотынган. Кан алалар, терлекне лейкозга тикшерәләр, себер түләмәсеннән вакцинация ясыйлар. Илнур Хәнәфиев шул хакта хәбәр итте.

Тармак алдынгыларына, шулай ук, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатлары, Мактау грамотасы, күкрәк билгесе һәм башка дәүләт бүләкләре тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100