news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мал санын һәм сөт җитештерүне киметкән хуҗалыкка субсидия бирелмәскә мөмкин - Н. Хаҗипов

Бу проект әлегә тулысынча әзерләнеп бетмәгән, диде министр урынбасары.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Хуҗалыклар узган елгыга караганда мал санын һәм бер сыерга булган сөт күләмен киметкән очракта субсидия түләү туктатылырга мөмкин. Хәзерге вакытта моңа бәйле проект әзерләнә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

Әмма әлегә хуҗалык җитәкчеләренә әлегә борчылырга урын юк, чөнки бу әле бары проект кына һәм ул әзерләнеп бетмәгән, диде ул.

Министр урынбасары хәбәр итүенчә, Татарстанда быел кайбер хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш саны, шул исәптән савым сыерлары да кимегән. Алар арасында Әлки, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама районнары бар.

“Маллар саны төрле сәбәпләр аркасында кими. Кайбер хуҗалыклар банкротлыкка чыга. Көзге чорда симертелгән терлекләрне сату да малларның баш саны кимүгә китерә. Шуңа да терлекләрне төрле җиргә сатуны туктатырга кирәк. Яшь үрчемнең үлеменә китерә торган авырулар да йогынты ясый. Бозаулар санын арттыру юнәлешендә эшләү мөһим”, - диде Нәҗип Хаҗипов.

Аның фикеренчә, мал санының арту-кимүе җитәкчелеккә бәйле. “Бездә бик көчле, уртача һәм авыррак эшчәнлек алып бара торган хуҗалыклар бар. “Авыр бара” торган хуҗалыклар, гадәт буенча, 60-70 тирәсе. Калган 605 хуҗалыкның, узган елгыга караганда, күрсәткечләре шактый югары. Моңа бәлки сөт бәяләре дә тәэсир иткәндер”, - дигән фикердә урынбасар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100