Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мал азыгы җитмәү сәбәпле, сөт кими
Мал азыгы җитмәү сәбәпле, сөт кими
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә республика терлекчеләре һәр сыердан 7,1 килограмм сөт ала, ә узган ел әлеге күрсәткеч 7,2 килограмм булган. Кайбер районнарда савым күләме 500 граммнан ике килограммга кадәр кимегән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әлеге хәлне мал азыгының узган елга караганда азрак әзерләнүе белән аңлаталар.
Гомумән алганда, норма буенча тиешле мал азыгының 75 проценты гына әзерләнгән. Кышка ашлык фуражы 60 процент, силос - 66, печән - 95 процент кына салынган. Моның белән бәйле рәвештә Алексеевски районында хәлләр аеруча кискен тора, биредә узган ел һәр сыердан 7,8 килограмм сөт саусалар, хәзер әлеге күрсәткеч 6,4 килограмм гына, Актаныш (8,5 һәм 7,3), Питрәч (8,2 һәм 6,2), Тәтеш (5 һәм 4,1), Лаеш (7,3 һәм 6,4), Яңа Чишмә (6 һәм 5,4), Азнакай (8,7 һәм 8,1). Ә менә Балтач, Әлки, Мамадыш, Түбән Камада сөтне узган елга караганда күбрәк алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз