Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мал асраучыларны ярдәмнән чикләү турында уйларга да ярамый - Камияр Байтимеров
Фермерлар берлеге җитәкчесе дәүләттән ярдәм алучы халык категориясен кыскартырга дигән тәкъдимгә мөнәсәбәтен белдерде.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Президент карамагындагы Икътисади совет рәисе урынбасары Алексей Кудрин җитәкләгән Гражданлык инициативасы комитеты экспертлары (КГИ) дәүләттән ярдәм алучы халык категориясен кыскартырга тәкъдим итә. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасы яки мал-туары булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтмәскә тәкъдим ителә. Экспертлар шәхси хуҗалыгында терлеге булган кешеләр дәүләт ярдәменә мохтаҗ түгел дип саный.
Бу инициативага Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров кискен каршы булуын белдерде һәм мондый карар проектын уйлап чыгаручыларны "Йолдыздан төшкән кешеләр" дип атады. “Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясенең 53,6 процентын җитештерә. Авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп җитештерүче оешмалар янында без үги бала булып калабызмыни? Дөрес түгел бу”, - диде Камияр Байтимеров “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Бу тәкъдим кабул ителгән очракта, Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җавапсыз калмаячак һәм Президентка мөрәҗәгать белән чыгачак, дип белдерде рәис. “Болар безнең тынычлыкны бозучылар һәм алар мондый юнәлештә эшләргә тиеш түгелләр. Мондый эш башкару хакында утны сүндереп кенә уйласын, яктыда алай уйламасын. Кешенең нинди хәлдә булуын белү кирәк. Кеше малны үзен тукландыру өчен генә тотмый. Ул шул малларны сатып, балаларын укыта, дәүләт өстеннән социаль йөкне төшерә. Малны үстерә, үзе сата, акча эшли... Гаиләне шуның белән тәэмин итә. Без бу эшкә кул куймаячакбыз”, - дип аңлатма бирде Камияр Байтимеров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз