news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә укучы инвалид балалар ике тапкыр түләүсез туклана ала

Дәүләт Думасы икенче укылышта инвалид укучыларны ике тапкыр бушлай ашату турында закон проектын кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Инициатива авторлары буларак «Бердәм Россия» депутатлары төркеме һәм Федерация Советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак җитәкчелегендәге сенаторлар чыгыш ясады.

Документ нигезендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кайнар ризык әзерләүне муниципаль, төбәк һәм федераль бюджетлар акчаларыннан финансларга тәкъдим ителде. Төзәтмәләрне «Мәгариф турында»гы законга кертәчәкләр. Алар 2022 елның 1 сентябреннән башлап үз көченә керә.

Укулары өйдә оештырылган физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар азык-төлек ташламаларыннан файдаланырга яки аның өчен акчалата компенсация алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100