news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәптә туклану өчен тотыла торган азык-төлек бәяләренә контрольне көчәйтергә куштылар

Россия төбәкләренә мәктәп укучыларын тукландыру өчен тотыла торган азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырырга кирәк. Шундый йөкләмә белән Россиянең Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов чыгыш ясады.  Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Вазгыять намуссыз тәэмин итүчеләрнең базардагы спекулятив гамәлләре аркасында кискенләшергә тиеш түгел. Моны компетентлы органнар күзәтә инде, төбәкләрне дә әлеге процессларны игътибарга алырга чакырабыз», — дип белдерде министр.

Аның мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 7,5 миллионнан артык башлангыч сыйныф укучысы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Вазгыять контрольдә, тәэмин итүдә өзеклекләр көтелми.

Искәртеп узабыз, Федераль Җыелышка - 2020  юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 1 - 4 сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү йөкләмәсе белән мөрәҗәгать итте.

Хөкүмәт 2022 елда мәктәпләрне кайнар аш белән тәэмин итүгә 63 млрд сум юнәлдерәчәге турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot