news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә телефон куллануны чикләү турында закон проекты беренче укылышны узды

Мәктәптә телефон куллануны чикләү турында закон проекты беренче укылышны узды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Дәүләт Думасы депутатлары мәктәп укучыларына дәрес вакытында кәрәзле телефон куллануны тыя торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бары тик укучының тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янау белән бәйле хәлләр генә искәрмә булып тора. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.

«Без шуны әйтергә тиеш: укучының сәламәтлеге турында сүз барган очракларны, белем бирү процессы вакытында укытучы тарафыннан элемтә чарасын куллану ихтыяҗы белән бәйле хәлләрне санамаганда, телефоннардан файдаланырга ярамый», - дип ачыклык кертте Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.

Элегрәк ул Telegram-каналында әлеге законны кабул итү кирәклеге турында сораштыру үткәргән иде. Билгеләп үтелгәнчә, тавыш бирүчеләрнең 84 проценты белем бирү учреждениеләрендә смартфоннар куллануны тыюны хуплаган.

Володин билгеләп үткәнчә, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә педагогларны да, ата-аналарны да (алар инде күптән балаларның дәрестә гаджетлар куллануына бәйле проблеманы хәл итүне сорый иде) канәгатьләндергән карар табу күздә тотыла.

Искәртеп узабыз, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) тәкъдиме белән мәктәпләрдә яңа уку елыннан, аерым очракларны исәпкә алмаганда, дәрестә элемтә чараларын куллану формаль рәвештә тыелды инде. Әмма законда билгеләнгән мондый норма, экспертлар фикеренчә, «смартфоннардан дөрес файдалану позициясен көчәйтәчәк».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100