news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпме, әллә башка уку йортымы: бала 9 сыйныфтан соң көллияткә керә алмаса, нишләргә?

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар документларын Россиянең берничә көллиятенә берьюлы бирә ала.

Мәктәпме, әллә башка уку йортымы: бала 9 сыйныфтан соң көллияткә керә алмаса, нишләргә?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Тугызынчы сыйныф тәмамлаучылар укуларын мәктәптә, көллияттә яки техникумда дәвам итә ала. Соңгы елларда урта һөнәри белем алуны сайлаучылар саны артканнан-арта бара, шуңа күрә уку йортларында конкурс та югары. Бу исә һәркемгә дә сайлаган белгечлеккә керергә мөмкинлек бирми. «Татар-информ» тугызынчы сыйныфтан соң көллияткә керә алмаган балалар өчен нинди юллар барлыгын ачыклады.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Укуны мәктәптә дәвам итү

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ОГЭ) дүрт фәннән имтихан биреп тә, сайлаган көллият яки техникумга уза алмаган укучы өчен иң кулай юл – мәктәпкә кире кайту. Моның өчен мәктәп директоры исеменә гариза язарга һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлау турындагы аттестатны теркәргә кирәк. Әмма үз мәктәбеңә кире кайту анда буш урыннар булу-булмауга бәйле.

«Әгәр яшәү урыны буенча беркетелгән мәктәптә урыннар булмаса, чыгарылыш сыйныф укучысын кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Бу очракта мәктәп баланы башка уку йортына урнаштырырга ярдәм итәргә тиеш. Әгәр 10 сыйныф профильле, ягъни фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешендә икән, мәктәптә конкурс нигезендә сайлап алу уздырыла. Балага баллары җитмәсә, аны нәкъ менә шушы профильгә алмыйча калдыра алалар. Ләкин мәктәптә буш урыннар булса, балага профильле булмаган гади сыйныфта укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирелергә тиеш», – дип аңлаттылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Башка мәктәпне сайлау мөмкинлеге

Баланың әти-әнисе күрше мәктәпләргә балаларын 10 сыныфка кабул итү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Бала аттестатны башка мәктәптә алган булса да, гаризаны барыбер кабул итәләр, дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, шәһәрнең яки районның мәгариф идарәсе баланың укуын дәвам итү өчен буш урыннары булган башка мәктәпне табып бирергә бурычлы.

«Шәһәр яки район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки алар башка мәктәптән урын табып бирергә тиеш. 18 яшькә кадәр урта белем алу һәркем өчен мәҗбүри санала», – дип басым ясадылар министрлыкта. Шулай ук альтернатив вариант буларак түләүле мәктәпләрне дә сайларга була. «Районда бюджет урыннары калмаса, шәхси белем бирү оешмаларын да карарга мөмкин», – дип өстәде ведомство вәкилләре.

10 сыйныфтан соң да көллияткә керергә була

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, укучы бер ел элек үзен кабул итмәгән көллияткә яңадан кереп карарга мөмкин. «Уку йортына кабул итү тугызынчы сыйныфны тәмамлау турындагы аттестат нигезендә башкарыла. Баланы беренче курска алалар, мәктәптә укыган бер елы югалса да, алган белемнәре укуда ярдәм итәчәк», – дип белдерделәр министрлыкта.

Укучы урта һөнәри белем бирү йортына кабат керә алмаса, 11 сыйныфларда буш урыннар булган очракта, мәктәп аны кире кабул итәргә тиеш. «Сыйныфлар тулы булган һәм урыннар бөтенләй булмаган очракта гына кабул итмәскә мөмкиннәр. Мондый хәлдә мәгариф идарәсе органнары башка мәктәптән урын табарга ярдәм итәргә бурычлы, чөнки канун буенча балигъ булмаган баланың урта гомуми белем алуга хокукы бар», – дип ачыкладылар ведомствода.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чыгарылыш сыйныф укучысы бер ел өйдә тора ала

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган бала мәктәпкә кире кайтырга теләмәсә, аңа бер ел өйдә торып, аннары кабат көллияткә кереп карарга була. «Гамәлдәге кануннарда төп гомуми белем алу (9 сыйныф) һәм йомгаклау аттестациясен узганнан соң укуны шунда ук дәвам итүне мәҗбүр итүче нигезләмәләр юк», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Шул ук вакытта ведомствода искәртеп үттеләр: мондый очракта хәрби хезмәткә чакырылыш мәсьәләсен һәм баланың 18 яше тулмаган булса, опека органнары таләпләрен исәпкә алырга кирәк. «Тугызынчы сыйныфтан соң әти-әниләр карарны баланың үзе белән бергә киңәшеп кабул итә», – дип басым ясадылар министрлыкта. Россиядә төп гомуми белем алу мәҗбүри санала. Бу таләпнең үтәлешен әти-әниләр (яки кануни вәкилләр) тәэмин итәргә тиеш, югыйсә аларга штраф салынырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Көллиятләргә өстәмә кабул итүне көтәргә була

Күп кенә көллиятләр һәм техникумнар төп кабул итү этабы тәмамлангач, студентларны өстәмә кабул итү чарасын уздыра. Беренче кабул итү чарасыннан соң урыннар бушап калырга мөмкин, чөнки кемдер укудан баш тарта яки документларының төп нөсхәсен китерми. «Көллиятләргә өстәмә кабул итү еш кына август ахырына кадәр дәвам итә», – дип ачыкладылар Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Шуңа күрә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы үзен укуга кабул ителгәннәр исемлегендә күрмәсә, өстәмә кабул итүне көтә яки шул ук көллияттә түләүле нигездә уку вариантын карый ала. Түләүле бүлеккә керү җиңелрәк, чөнки анда үтү баллары, гадәттә, түбәнрәк була.

Абитуриент гаризасын төрле көллиятләргә бирә ала

9 сыйныф укучысы белем алу процессыннан тукталып калырга теләмәсә, документларын берьюлы берничә көллияткә биреп, үзен сыный ала. Уку йортлары Россиянең теләсә кайсы төбәгендә булырга мөмкин, белгечлекләрне дә төрлесен сайларга була.

Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталы аша онлайн рәвештә яки көллиятнең электрон почтасына хат җибәреп бирергә була. Шулай ук уку йортына үзең барып яки документларны почта аша җибәрү мөмкинлеге дә бар.

Фото: © «Татар-информ»

Читтән торып уку бүлегенә декабрьгә кадәр керергә мөмкин

Көллияттә көндезге укудан тыш, кичке (көндезге-читтән торып) һәм читтән торып уку формаларын да карарга була. Документлар кабул итү 20 июньдә башлана. Иҗади белгечлекләргә гаризалар 10 августта тәмамлана.

Көндезге уку бүлегенә (иҗади белгечлекләрдән кала) документлар 15 августка кадәр кабул ителә. Буш урыннар калган очракта, конкурссыз һәм имтиханнарсыз көндезге бүлеккә кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтыла. Читтән торып һәм кичке бүлекләргә буш урыннар булса, 1 декабрьгә кадәр керергә мөмкин.

Абитуриентларга һәм аларның әти-әниләренә уку йортларының сайтларын җентекләп өйрәнергә киңәш ителә. Анда кабул итү кагыйдәләре һәм вакытлары турында тулы мәгълүмат урнаштырылган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ике ОГЭ имтиханы белән эксперимент

Шуны да искәртеп үтик: быелдан башлап Татарстан дүрт ОГЭ предметы урынына ике фәннән генә имтихан бирү экспериментында катнаша. Мондый чыгарылыш укучылары өчен урта һөнәри белем бирү йортларының һәм алар керергә мөмкин булган белгечлекләрнең махсус исемлеге билгеләнгән.

Надежда Гордеева, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot