news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләргә кышкы каникулны 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр уздырырга тәкъдим ителде

Мәктәпләргә кышкы каникулны 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр уздырырга тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә кышкы каникулны 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр уздырырга киңәш итте. Бу хакта РИА Новости ведомствода хәбәр итте.

Уку графигын төзегәндә, мәктәпләр министрлык тәкъдимнәреннән файдалана яки үз расписаниесен төзи ала. Шул ук вакытта мәгариф оешмалары төбәк һәм этномәдәни традицияләрне, шулай ук планлаштырылган чараларны исәпкә алырга тиеш.

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, кышкы каникуллар гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәренә туры килә. Аның сүзләренчә, бу вакытны укучыларга гаиләләре белән үткәрергә, укуларын дәвам итәр алдыннан ял итәргә һәм көчләрен кайтарырга кирәк.

Бу уку елында көзге каникуллар 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot