news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә укучылар өчен озайтылган көнне бушлай ясарга тәкъдим иттеләр

«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов Дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә озайтылган көнне бушлай ясарга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә озайтылган көн түләүсез булырга һәм дәүләт тарафыннан финансланырга тиеш. Ул «күзәтү һәм карау» хезмәте генә түгел, ә мәктәп көненең тулы канлы өлеше булырга тиеш», – дип язган Миронов үзенең аккаунтында.

Аның әйтүенчә, педагогның озайтылган көндә эшләве лаеклы һәм гарантияле түләнергә тиеш дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot