news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә мәгълүмати куркынычсызлык буенча дәресләр кертергә тәкъдим иттеләр

Россия мәктәпләрендә иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау предметы кысаларында мәгълүмати куркынычсызлык буенча дәресләр кертергә кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы әгъзасы, Түбән Новгород шәһәр Думасы рәисе Евгений Чинцов «Нәтиҗә бар!» форумында шундый тәкъдим белән чыкты.

«Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең үсүен күрәбез. Шуңа бәйле рәвештә мәгълүмати куркынычсызлык буенча практик дәресләр тәкъдим итәбез. Моңа махсус хәрби операциядә катнашучыларны җәлеп итәргә мөмкин», - дип белдерде ул.

Чинцов сүзләренчә, мәгълүмати сугыш өзлексез бара. Ил дошманнары яшьләргә социаль челтәрләр аша йогынты ясарга тырыша: җинаять кылырга, террорчылык операцияләрендә катнашырга мәҗбүр итәләр һәм башкалар. Моңа каршы тору юлын табарга кирәк, дип ассызыклады Чинцов.

news_right_1
news_right_2
news_bot