news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә һөҗүмнәр турында мәгълүмат таратуга чикләү куелырга мөмкин

Уку йортларында һөҗүмнәр турындагы мәгълүматларны таратуны чикләүгә юнәлдерелгән закон проекты якын арада Дәүләт Думасына кертеләчәк, дип хәбәр итте ТАССка Думаның яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев («Бердәм Россия»).

Метелев хәбәр итүенчә, якын көннәрдә Хөкүмәт һәм президент администрациясе белән килештерелгән закон проекты кертеләчәк. Аның нигезендә мәктәпләрдә һөҗүмнәр турында мәгълүмат тарату чикләнәчәк, диде. Ул билгеләп үткәнчә, бу – мөһим инициатива, ул берничә ел эшләнгән.

Парламентарий ассызыклаганча, мәктәпләрдә резонанслы вакыйгалардан соң аерым массакүләм мәгълүмат чаралары һәм интернет-мәйданчыклар һөҗүм итүчеләрне геройлаштырырга мөмкин. Журналистлар яки социаль челтәрләрдәге пабликлар, сан артыннан куып, җинаятьчеләрне геройлаштыра башлый. Шул рәвешле психикасы зәгыйфь булганнарны җинаятьчеләр артыннан кабатларга илһамландыра. Моны төзәтергә кирәк, дип өстәде Метелев. Закон бу бурычны хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Метелев шулай ук билгеләп үткәнчә, мондый фаҗигаләрнең сәбәпләре буллинг, шулай ук интернет аша җәлеп итү һәм котырту булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot