news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында яңа уку елында булачак үзгәрешләр билгеле

2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә «белемнәрнең алтын стандарты» гамәлгә керә. Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Законга шундый төзәтмәләрне кабул итте.

Сүз бердәм федераль белем бирү программалары турында бара. Ул база дәрәҗәсе, мәктәпләргә аннан түбән төшәргә ярамый. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында, «Российская газета»га сылтама белән, шул турыда әйтелә.

Берничә фән: рус теле, рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, география һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча укытуның бердәм стандарты барлыкка киләчәк.

Шулай ук 2023 елның 1 сентябреннән Россия югары уку йортларында һәм мәктәпләрендә хәрби әзерлек нигезләрен кертү планлаштырыла.

Югары уку йортлары өчен булган модуль Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан Саклану министрлыгы белән берлектә эшләнгән һәм бакалавр белән специалитет программалары өчен булдырылган. Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, модульне теге яки бу курста программага кертү турындагы карарны югары уку йорты мөстәкыйль кабул итә.

Мәгариф министрлыгы узган ел ахырында 10-11 сыйныфлар өчен мәктәпләрдә белем бирүнең федераль программасын раслады, анда тормыш иминлеге нигезләре – ОБЖ курсының ике варианты тәкъдим ителгән. Берсе - төп һәм гадәти куркынычсызлык буенча бүлекләрне үз эченә ала. Икенчесендә «Башлангыч хәрби әзерлек элементлары» модуле бар.

Мәгариф министрлыгында «Российская газетага» хәбәр итүләренчә, һәр мәктәп үзе өчен кулайрак вариантны мөстәкыйль сайлый алачак.

2023 елда югары уку йортларына бюджет урыннарына 590 мең кеше керә алачак. Урыннарның 73 проценты төбәк вузларына бүленгән. Урыннар саны буенча лидерлар – инженерлык һәм техник юнәлешләр, педагогика фәннәре, җәмгыять һәм медицина юнәлешләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100