Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә уку елы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»дән башланачак
Россия мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә яңа уку елы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» проекты дәресе белән башланачак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.
Мәгариф министрлыгы Россия субъектларына 1 сентябрьдә мәктәп укучылары һәм көллият студентлары өчен Белем көнен оештыру һәм үткәрү буенча тәкъдимнәр юллаган.
«Барлык мәгариф оешмаларында уку елы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» проектының беренче дәресеннән башланачак», - диелә хәбәрдә.
Белем көнендә беренче сыйныф укучылары укытучылар һәм яшьтәшләре белән танышачак, ә беренче курс студентлары өчен кураторлар белән очрашулар, студент билетлары тапшыру тантаналары, остаханәләр һәм лабораторияләр буйлап экскурсияләр, эш бирүчеләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз