news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә 2025 елның сентябреннән башлап «Безнең төбәк тарихы» дәресе булачак

2025 елның 1 сентябреннән 5-7 сыйныфлар өчен Россия тарихы фәне «Безнең төбәк тарихы» модуле белән тулыландырылачак. Россия Мәгариф министрлыгының боерыгы норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында чыкты.

«Безнең төбәк тарихы» дигән яңа курска Россия халыкларының рухи-әхлакый культурасы нигезләре кертеләчәк. Уку курсы кысаларында укучыларга ил халыкларының мәдәни торышларының күптөрлелеге кыйммәтләре, халыклар традицияләре, милләтара һәм диннәрара татулык һ.б. белән кызыксынуны хуплау турында сөйләячәкләр. Укучылар шулай ук төрле халыкларның үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек итүнең тарихи мисаллары турында беләчәк.

Болар барысы да милли һәм этник кыйммәтләргә, дини хисләргә, Россия дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot