Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп укытучыларының үзләренә директорны билгеләргә тәкъдим итәргә дигән фикер әйтелде
Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка педагогларның үзләренә директорны билгеләргә мөмкинлек бирергә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта тәкъдим ителгән кандидатураны укытучылар составының кимендә 75 проценты хупларга тиеш. Дәүләт Думасының профиль комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова шундый инициатива белән чыгыш ясады.
«Мәгариф министры Сергей Кравцовка процедураны билгеләргә тәкъдим иттем, аның вакытында мәктәп директоры итеп уку йорты педагогик составының 75 процентын хуплаган кандидатны гына расларга мөмкин. Шул ук вакытта расланучы кандидатның, мәктәп директоры вазифаларын ике ай дәвамында башкарып, үзенең административ күнекмәләрен күрсәтә алуы мөһим», – дип язган парламентарий Телеграм-каналында.
Депутат искәрткәнчә, Россия мәгариф академиясе мәгълүматлары буенча, яшь укытучыларның 17дән алып 52 процентка кадәре белем бирү учреждениеләреннән укыта башлаганнан соң беренче биш ел дәвамында эштән китә, өстәвенә, моның сәбәпләрнең берсе – мәктәп администрациясенең компетентсызлыгы.
Бу уку елыннан мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә яңа вазифа – директорның балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм хезмәттәшлек буенча киңәшчесе барлыкка килде. Бу идеяне 2021 елда ук Россия Президенты Владимир Путин хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз