Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәп укучысы шаурма ашап агуланып үлгәннән соң Татарстанда җинаять эше ачтылар
Тәтеш шәһәренең «Нур» кафесында бала шаурма ашап агулаганнан соң «Куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Әдилә Гайнетдинова хәбәр итә.
Моңарчы «Татар-информ» 11 яшьлек кызның шаурма ашаганнан соң үлүе турында хәбәр итте. Фаҗига узган җомгада булды.
Эпидемиологик тикшерү үткәргәндә санитария табиблары кафеда күпсанлы күрсәткечләр буенча эш тәртибе бозылуын ачыклады.
«Хәзерге вакытта мәет экспертизага җибәрелгән, бу баланың үлеме сәбәбен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз