Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәп укучыларына ни өчен МАХ мессенджерында аралашу яхшырак икәнен аңлаттылар
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналардан мәктәпләрдә МАХ илкүләм мессенджерын куллану турында сораулар килә. Ведомствода мәктәп укучыларына ни өчен чит ил мессенджерларын куллануга караганда МАХ мессенджерында аралашу яхшырак икәнен аңлаттылар.
«MAX, чит ил мессенджерларыннан аермалы буларак, балаларның шәхси мәгълүматларын яклауны тәэмин итә. Шулай ук анда балалар өчен зыянлы мәгълүмат урнаштырылмый», – диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.
МАХ мессенджерыннан файдалану өчен махсус белемнәр таләп ителми. Мессенджерның эше белем бирү процессында катнашучыларның нәтиҗәле хезмәттәшлегенә юнәлтелгән, дип билгеләп үттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Мессенджер Россия законнары таләпләренә туры килә, аны куллану ирекле. Әмма дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары эш буенча аралашу өчен бары тик илкүләм мессенджерларны гына куллана ала.
1 ноябрьгә кадәр барлык мәктәп чатлары МАХ мессенджерына күчереләчәк, дип планлаштырыла. Шул ук вакытта, мессенджердан файдалану мөмкинлеге булмаган очракта, барлык кирәкле мәгълүматны мәктәптә алып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз