news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларына көмеш медальне БДИ баллары өчен тапшырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә мәктәптә көмеш медаль алу шартлары үзгәрергә мөмкин. Мәгариф министрлыгы аларны рус теле һәм тагын бер фәннән Бердәм дәүләт имтиханында 60тан ким булмаган балл җыйган чыгарылыш укучыларына тапшырырга тәкъдим итә.

«II дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале рус теленнән һәм тагын берәр фәннән Бердәм дәүләт имтиханында 60 баллдан ким җыймаган чыгарылыш укучыларына тапшырыла», диелгән норматив хокукый актлар проектлары порталында чыккан документта.

Әгәр дә чыгарылыш укучысы дәүләт чыгарылыш имтиханы форматында имтихан тапшыра икән, ул мәҗбүри фәннәр буенча югары балл («биш»ле) алырга тиеш.

Элегрәк министрлыкта белдерүләренчә, көмеш медаль абитуриентларга Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә өч баллга кадәр өстәячәк.

Искәртик, яңа уку елыннан көмеш медальләр кабат була. Бу хактагы законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100