news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучыларын физкультура дәресләренә медицина тикшерүеннән соң гына кертәчәкләр

2024 елның 1 мартыннан Россия мәктәпләрендә укучыларны медицина тикшерүе узганнан соң бирелгән белешмә булганда гына физкультура дәресләренә кертәчәкләр. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Текстта әйтелгәнчә, мәктәп җитәкчелеге балаларга кирәкле беренче медицина ярдәмен тәэмин итәргә тиеш була. Хәзер аны тиешле медицина әзерлеге булган укытучылар һәм башка кешеләр күрсәтә алачак.

Закон проектына аңлатмада язылганча, укучыларны дәрескә кертүнең яңа кагыйдәләре физкультура дәресләре вакытында укучыларның сәламәтлеге начарлану очракларының кискен артуы белән бәйле, алар кичекмәстән медицина ярдәме таләп иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot