news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучыларын «Әниемнең җылы кочагы-2026» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Мәктәп укучыларын «Әниемнең җылы кочагы-2026» бәйгесендә катнашырга чакыралар
tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы мәктәп укучылары арасында бәйге игълан итә. Әниләребезгә булган чиксез рәхмәтебезне, җылы хисләребезне җиткерү өчен бу менә дигән мөмкинлек, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бәйгегә старт 2026 елның 2 ноябрендә бирелә һәм ул 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс мәктәп укучылары арасында үткәрелә:

* 1 – 4 нче сыйныф укучылары;

* 5 – 8 нче сыйныф укучылары;

* 9 – 11 нче сыйныф укучылары.

Сез дә әниегезгә иң җылы хисләрегезне җиткерегез һәм безнең бәйгедә катнашыгыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot