news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучылары язгы каникулда 5 апрельгә кадәр ял итәчәк

Мәктәп укучылары язгы каникулда 5 апрельгә кадәр ял итәчәк
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Россия мәктәпләрендә язгы каникул башланды. РИА Новостига РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мәктәп укучылары 5 апрельгә кадәр ял итәчәк.

Министрлыкта аңлатуларынча, быел чирекләп укый торган мәктәпләрдә язгы каникул 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итә. Триместрлы системалы белем бирү учреждениеләре башкача ял итә – 11 апрельдән 19 апрельгә кадәр.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ведомство каникулларны мәктәп укучылары яхшылап ял итәргә өлгерә алырлык итеп оештырырга тырыша. Аның сүзләренчә, балалар бу вакытны файда белән уздыра, мәсәлән, музейларга һәм күргәзмәләргә йөри алачак.

Министр шулай ук укучылар тәкъдим ителгән фильмнар һәм әдәбият исемлекләреннән файдалана ала, дип игътибар итте. Балалар каникулдан көч туплап һәм укуны сагынып кайтырга тиеш, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot