news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучылары Самара өлкәсе Татар Байтуганы авылы мәчете янында миләш агачлары утыртты

9 октябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы районы Рус Байтуганы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары туган якны яшелләндерү буенча традицион акцияне хуплады. Алар Татар Байтуганы авылы мәчете янында миләш үсентеләре утыртуда катнашты. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Бу чара җирлекнең экологиясен саклау һәм мәктәп укучыларында әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплылык хисе тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Ул табигатькә сакчыл караш формалаштыруда ярдәм итә.

Акция туган якны кайгырту һәм яшьләрне әйләнә-тирә мохитне саклауга җәлеп итүнең мөһимлеген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot