news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучылары өчен хезмәт культурасын формалаштыру буенча модульләр эшләнә

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) «Беренчеләр хәрәкәте», «Белем» җәмгыяте һәм РАНХиГС белән берлектә мәктәп программалары өчен махсус модульләр эшләүгә керешә. Алар укучыларда хезмәт культурасын формалаштыруга юнәлдереләчәк. Бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Александр Вайно хәбәр итте, дип яза «ТАСС».

Элегрәк Хөкүмәт белән киңәшмәдә Владимир Путин балаларга кечкенәдән һөнәр сайларга ярдәм итү кирәклеге турында белдерде. Ул искәрткәнчә, бу мәсьәлә узган ел ахырында Дәүләт Советының кадрлар буенча утырышында җентекләп тикшерелде.

Вайно сүзләренчә, профориентация - эшнең бер өлеше генә. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәптән үк яшүсмерләрдә хезмәт культурасын формалаштыру, аларга җитештерүчәнлек һәм сакчыл җитештерү принципларын аңлату мөһим. Быел партнерлар белән бергә гомуми белем бирү программаларына тиешле модульләрне эшләү һәм кертү планлаштырыла, дип ачыклык кертте ул. Бу әле һөнәр сайлаганчы ук хезмәткә аңлы мөнәсәбәт нигезләрен салырга мөмкинлек бирәчәк.

Вайно билгеләп үткәнчә, Россиядә яшьләр арасында һөнәри белемне популярлаштыру буенча комплекслы эш гамәлгә ашырыла һәм кайбер төбәкләр уңышлы нәтиҗәләр күрсәтә. Мисал итеп ул сынау территориясе итеп сайланган Ямал-Ненец автоном округын китерде, анда Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәме белән карьера үсешенең бердәм маршрутын төзегәннәр – алтынчы сыйныфтан предприятиегә эшкә урнашканчыга кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot