news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучылары өчен кыска форматлы фәнни-популяр видеолар бәйгесе игълан ителде

Мәктәп укучылары өчен кыска форматлы фәнни-популяр видеолар бәйгесе игълан ителде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Яшьләр арасында фәнне популярлаштыру максатыннан, мәктәп укучылары өчен «Минем зур кече ватаным» ( «Моя большая малая родина») кыска форматлы видеолар бәйгесе игълан ителә.

Бәйгене «Миллиард.Татар» басмасы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештыра. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев кыска видеолар форматының фән өлкәсе өчен гадәти булмавын әйтте.

«Фәнни оешма буларак, бу форматка әле бераз сагаеп карыйбыз, чөнки кыска роликта зур фәнни идея яки фикерне җиткерү авыр. Хәзер яшьләр арасында бу формат популяр, шуңа кирәк дип таптык. Мәсәлән, мин андый ролик төшерә алмас идем, ә яшьләрнең дөньяга карашы башка, бу безгә мөһим. Бу – фәнни-популяр проект. Яшьләрне үз табигатенә, теленә, шәхесләренә, гореф-гадәтләренә яңача карарга өндибез. Без, яңа мөмкинлекләр, омтылышларны күреп, аларга ияреп барырга тиеш. Фәнни оешма китап чыгару белән генә шөгыльләнергә тиеш түгел», - диде ул.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мәктәп укучылары катнаша ала. Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелә: 11-14 һәм 15-18 яшьләр. Ул өч номинациядә уза: «Туган як», «Каһарман» һәм «Безнеке». Бер минутлык кыска видеоларны (шортс) 10 майга кадәр tatarica.enc@yandex.ru почтасына «Shorts» тамгасы белән җибәрергә була. Барлык шартлар нигезләмәдә күрсәтелгән.

«Кыска видеолар визуаль контентның иң популяр формасы, бу безнең өчен дә яңа тәҗрибә, чөнки без, нигездә, зур форматлар белән эшлибез», - диде «Миллиард. Татар» басмасыннан Илгизәр Вахыйтов.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков фикеренчә, кыска видео да фундаменталь зур эшнең башы булырга мөмкин. Бәйгеләр аша балаларны фәнгә тартабыз. Бәлки, бу видео фундаменталь зур эшнең башы булыр. Бәлки, шушы кыска ролик белән баланы фән дөньясына алып кереп китә алырбыз», - диде ул.

Идарә җитәкчесе бу форматны рубаи кебек кыска, әмма зур мәгънәне үзенә алган жанрлар белән чагыштырды. Кыска видео төшерер өчен дә эзләнергә кирәклеген ассызыклады. Ул төрле телләрдә төшерелгән видеоларны кабул итәргә әзер булуларын әйтте (авт. – нигезләмәдә рус һәм татар телләре генә күрсәтелгән). «Чуваш, удмурт һәм башка телләрдә килгән эшләргә шат кына булачакбыз. Тәҗрибә бар, без бәя бирә алачакбыз», - дип ышандырды ул.

Оештыручылар сүзләренчә, роликлар социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. Һәр катнашучыга дипломнар каралган, җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылачак. Призлар турында Искәндәр Гыйләҗев: «Мөмкинлекләр табарга тырышырбыз. Акчалата дип вәгъдә итә алмыйбыз, әмма призлар булачак», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100