news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучылары өчен «Гаилә хәтере» конкурсы оештырыла

Мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары өчен «Гаилә хәтере» Россиякүләм тикшеренү конкурсы старт алды. Аны «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәмендә Роспатриотүзәк оештыра.

Конкурс гаилә тарихын тикшеренү һәм иҗади проектлар аша өйрәнүгә юнәлдерелгән. Анда 5-11 сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк булмаган урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашачак. Алар гаилә архивлары белән эшләячәк, үз шәҗәрәләрен торгыза һәм туганнарының Ватан тарихына керткән өлешен өйрәнә алачак.

2026 елда конкурс ике номинациядә үткәрелә: «Тикшеренү проекты» һәм «Иҗади проект». Беренче номинациядә өч өстәмә номинация каралган: «Гаилә династиясе» (һөнәрләрнең һәм гаиләдә хезмәт итүнең дәвамчанлыгын өйрәнү), «Бөек Ватан сугышы елларында гаилә тарихы» (туганнарның хәрби һәм хезмәт өлешләре), «Гаилә шәҗәрәсе» (нәселнең килеп чыгышына бәйле мәгълүматларны торгызу).

«Иҗади проект» номинациясе кысаларында катнашучылар гаилә тарихын сәнгатьнең төрле формалары: рәсем сәнгате, фотография, кино, театр, әдәби әсәрләр һәм башка сәнгать формалары аша җиткерә алачак.

Катнашу өчен гаризаларны 2026 елның 31 августына кадәр «Движение Первых» платформасында тутырырга мөмкин.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар өчен махсус бүләкләр каралган. 16 проектның авторлары үз туганнары үткән хезмәт һәм хәрби дан урыннары буенча өч көнлек шәхси турларга китәчәк, анда архивларда эшләп, экспертлар белән очраша алачак. 32 призер үзләренең билгеле бер халыкларның вәкилләре икәнен белергә ярдәм итә торган ДНК-тестларга сертификатлар алачак.

«Гаилә хәтере» конкурсының финалы октябрьдә үткәреләчәк, 2026 елның ноябрь – декабрь айларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәм аларның патриотик турлары булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot