Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары «Гаилә хәтере» конкурсында катнаша ала
Мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары өчен «Гаилә хәтере» («Семейная память») Бөтенроссия тикшеренүләр конкурсы башланды. Ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәме белән Роспатриотүзәк тарафыннан уздырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
2026 елда конкурс ике номинациядә үткәрелә: «Тикшеренү проекты» һәм «Иҗади проект». Беренче номинациядә өч өстәмә номинация каралган: «Гаилә династиясе» , «Бөек Ватан сугышы елларында гаилә тарихы», «Гаилә шәҗәрәсе» .
Катнашу өчен гаризаларны 2026 елның 31 августына кадәр «Беренчеләр хәрәкәте» платформасында тапшырырга мөмкин.
«Гаилә хәтере» конкурсының финалы октябрьдә узачак, ә 2026 елның ноябрь-декабрь айларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз