news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларының каникул вакытлары билгеле

2022-2023 уку елында мәктәп каникулларының вакыты билгеле булды. Ул гражданнарга мәгълүмат бирү өчен Россия Хөкүмәте тарафыннан җибәрелгән «Объясняем. РФ» порталында чыккан.

Чирекләр буенча укый торган мәктәпләр өчен көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкысы – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәм язгы каникул – 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр.

Мәктәп администрациясе үзенең датасын билгели ала, диелә әлеге хәбәрдә.

Көзге каникул вакытына 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне туры килә. Шулай итеп, россиялеләр өч көн рәттән – 4-6 ноябрьдә ял итәчәк.

Кышкы каникул Россиядә яңа ел бәйрәмнәре белән тулысынча туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100