Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне яшеренү урыннарына төшерделәр
Казанда республикада игълан ителгән ракета куркынычы аркасында мәктәп укучыларын һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне яшеренү урыннарына төшерделәр. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Балалар бакчаларында һәм шәһәр мәктәпләрендә балалар махсус җиһазландырылган саклау һәм куркынычсыз зоналарга төшә һәм педагоглар күзәтүе астында тора. Тынычлык саклавыгызны сорыйбыз. Вәзгыять контрольдә», - диелә хәбәрдә.
Мәскәү вакыты белән 12.06 сәгатьтән республика территориясендә «ракета һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә. Шундый ук режимны Татарстан белән күрше Чувашия һәм Самара өлкәсендә керттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз